Татарстанның балалар омбудсмены 18 яшькә кадәрге балаларга газлы су сатуны тыюны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец 18 яшькә кадәрге балаларга газлы алкогольсез шикәрле эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итте, дип хәбәр итә RT.
Ул ассызыклаганча, газлы эчемлекләр мәгариф учреждениеләренең җәмәгать туклануы оешмаларында сату өчен рөхсәт ителмәгән ризыклар исемлегенә кертелгән. Волынец шулай ук ясалма буяулар, консервантлар һәм тәмлеткечләр салынган эчемлекләр балаларның сәламәтлегенә, тешләренең торышына тискәре йогынты ясый ала, шулай ук симерүгә һәм матдәләр алмашынуы бозылуга китерә ала, дип билгеләп үтте.
Волынец мондый продукцияне 18 яшькә кадәрге балаларга сатуны тыю инициативасын хуплауны һәм тиешле закон проектын эшләүне сорый. Шундый мөрәҗәгать белән Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Бадма Башанкаевка һәм гаиләне яклау, әтилек, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионовага мөрәҗәгать иткән.
Ул шулай ук газлы эчемлекләр куллануның зыяны турында мәгълүмати кампаниягә ярдәм итәргә һәм файдалырак һәм табигый альтернативалар куллануны стимуллаштырырга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар