16+

Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең тагын бер чарасы гамәлгә кертеләчәк

2026 елдан 4 миллионга якын гаилә салым түләүләренең бер өлешен кире кайтара алачак.

2026 елдан 4 миллионга якын гаилә салым түләүләренең бер өлешен кире кайтара алачак.

Ул ике һәм аннан да күбрәк баласы булган россиялеләр өчен каралган. Аларның кеше башына туры килә торган гаилә кереме 1,5 төбәкара яшәү минимумыннан артмаска, дип хәбәр итә Россия Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

"Мондый чара 10 миллионнан артык бала тәрбияләнә торган 4 миллион гаиләгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әгәр дә гаиләнең җан башына уртача кереме кешегә 1,5 яшәү минимумыннан артмаса, узган ел түләнгән керем салымының бер өлеше гаилә салым түләүләре рәвешендә кайтарылачак. Түләнгән салым ставкасы 6 процент белән исәпләнәчәк, ә аерма – гражданинга кайтарылачак. "Дәүләт хезмәтләре" аша электрон гариза бирергә яки социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак", - дип аңлатты ведомство башлыгы Антон Котяков. 

Түләү күләме түләнгән салымнар суммасына бәйле, һәм һәр гаиләдә ул төрле булачак. Мәсәлән, аена 70 мең сум акча эшли торган ике баланың әтисе 51 мең сумнан артык акчаны кайтара алачак.

Алимент буенча бурычлары булган ата-аналар яңа түләүгә дәгъва итә алмаячак. Түләүне билгеләү һәм бирү тәртибен хөкүмәт карары раслаячак.
Россия Президенты Владимир Путин, Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда, балалы гаиләләргә салым йөкләнешен киметергә өндәде. Ул 2030 ел ахырына кадәр туучылар саны гомумроссия дәрәҗәсеннән түбәнрәк булган регионнарга 75 млрд сумнан да ким булмаган күләмдә акча юлларга кушты. Бу акчалар гаиләләргә ярдәм итүнең төбәк программаларын үстерергә ярдәм итәргә тиеш, диде Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading