Турнирның оештыру комитеты рәисе Роман Маслов әйтүенчә, бу юлы җиңүче балык тоту күләменә карап билгеләнмәячәк.
- Капчыклап балык тоту, аннары, кемнеке күбрәк икән, дип үлчәп йөрү, бер караганда, көлке, шуңа да быел башка кагыйдәләр керттек. Һәр команда мотор көймәсендә һәм бары спиннинг белән генә балык тотачак. Бәйге шартлары буенча, төркем биш төрле балык - 45 сантиметрдан да ким булмаган чуртан, 40 сантиметрлы судак, опты (жерех), 20 сантимердан да ким булмаган алабуга, берш тотарга тиеш. Бәйгенең шигаре - «Тоттыңмы - җибәр!». Шул рәвешле ятьмәгә балык тотучылар, браконьерлар белән көрәш алып баруны, сулыкларны саклауны пропагандаларга уйлыйбыз, - ди оештыручылар.
Балыкчылар арасында йөргән ырым буенча, беренче тоткан балыкны җибәрсәң генә уңыш елмаячак икән.
- Кечкенә балык тотсаң, аны кире суга җибәреп кенә зуррак балык тотарга өмет бар. Гадәттә, балык тоту җанга ял бирә. Аеруча спиннингка балык тоту бик мавыктыргыч, монда кармакка тоткандагы кебек тын гына балык капканны көтеп утырмыйсың. Гел эзләнү, хәрәкәт, акылны эшкә җигү таләп ителә. Зур балык тоткач, аның белән көрәшү, судан тартып чыгару үзе бер ләззәт. Аннары аның белән фотога төшеп, социаль челтәрләргә эләсең дә балыкны кабат суга җибәрәсең. Бу үзе бер рәхәт, - ди турнирның баш казые урынбасары Мансур Гайнуллов.
Соңгы елларда Татарстанда гаилә белән балык тотуга да зур урын бирелә. Балыкчылар өчен махсус ял итү базалары булдырыла. Әйтик, Кама Тамагы районында шундый база бар. Анда аучы-балыкчылар балык тоту тәртипләрен өйрәтә. Мунча керү, кич куну кебек башка уңайлыклар да тудырылган.
«Тоталь спиннинг» бәйгесендә җиңүче төркем заманча катер белән бүләкләнәчәк. Бәйгене оештыручылар журналистлар арасында да бүләк уйнатты. Һәр журналист чын кармакка кәгазь «балык» тотып карады. Төп бүләк - Кама Тамагындагы «Идел киңлекләре» базасында көймәдән спиннингка сигез сәгать буе балык тоту мөмкинлеге «ШК» журналистына эләкте.
Комментарийлар