16+

Балык сатып баеганнар

Һиндстанда Бенгаль култыгында балыкчылар гадәти булмаганча бик зур һәм сирәк очрый торан тугыз балык тотканнар.

Һиндстанда Бенгаль култыгында балыкчылар гадәти булмаганча бик зур һәм сирәк очрый торан тугыз балык тотканнар.

Җирле халык бу төр балыкны картаюдан саклый дип саный. Традицион һинд медицинасында аеруча аның авызы югары бәяләнә ди, шуңа да аңа күп акча түләргә дә әзерләр. Әлеге балыкларны Һиндстанда гына түгел, аннан читтә дә сатып алалар. 

Балыкчылар әйтүенчә, алар гадәттә тирән елгаларда яши, ә бу юлы Ганг елгасы тамагында тотканнар. Балыкларны Дингха шәһәренә китергәч, аларны карарга җирле халык һәм туристлар җыелган. Нәтиҗәдә, йөз килограммлы балыклар 1,5 миллион рупийга (1,7 миллион сумга) сатылган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading