16+

Банк кассасыннан 25 миллион урлаган Луиза Хәйруллина иреккә чыккан

Башкортстанда Салават шәһәрендәге бер банкның элеккеге өлкән кассиры Луиза Хәйруллина банк кассасыннан 25 миллион сум урлаган иде.

Башкортстанда Салават шәһәрендәге бер банкның элеккеге өлкән кассиры Луиза Хәйруллина банк кассасыннан 25 миллион сум урлаган иде.

Әлеге җинаяте өчен 4,5 ел төрмәдә утырган, әле күптән түгел иреккә чыккан.

Луизаның туганнары Уфа1 басмасына биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, хатын-кыз берничә ай элек колониядән азат ителгән булган. Аның балалары еллар буе әниләрен көткән һәм аның кайтуына бик шатланганнар. Луиза аларны балалар йортыннан алып кайткан һәм Луиза үзе йортларына кайтып урнашканнар.
Туганнары әйтүенчә, Луиза яңа эшкә урнашкан, әмма әлегә алар кайбер детальләрне ачмаска булганнар. Ире белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, Луиза аның белән аралашмый. 

"Марат белән алар аралашмый, чөнки нормаль ирләр алай эшләми", - дип аңлатма биргән басма чыганагы.
Исегезгә төшерәбез, берничә ел элек банк кассасыннан зур суммадагы акча урлана. Ул көнне Луиза эштән гадәттәгедән иртәрәк китә, әйберләрен җыя, балаларын мәктәптән алып китә һәм ире белән шәһәрдән кача. Ир белән хатын ике айга якын яшеренеп, төрле шәһәрләрдә яшиләр. Аларны Казанда табалар һәм Луизаны кулга алалар, ә Марат судка кадәр иректә кала. Луиза 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә, ә Марат 6 елга колониягә хөкем ителә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Марат уеннарга бәйлелектән интегә, еш кына комарлы уеннарда зур суммалар оттыра һәм бурычларны каплау өчен хатынын кассадан акча урларга күндерә. Гомумән алганда, банктан 25 миллион сум акча урланган. Ревизия узгач, Луиза ире һәм балалары белән ашыгыч рәвештә шәһәрдән кача, ләкин тиздән аларның кайда булуы ачыклана. Ир белән хатын кулга алына, балаларын балалар йортына урнаштыралар. 

Фото: социаль челтәрләр
Луиза Хайруллина, укравшая 25 миллионов из кассы банка, вышла на свободу

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading