16+

Банктан 23 миллион сум урлап качкан гаилә әлегә тоткарланмаган

Хокук сакчылары һаман аларның эзенә төшәлми.

Хокук сакчылары һаман аларның эзенә төшәлми.

Салават шәһәрендә яшәгән Луиза һәм Марат Хәйруллиннарның банктан 23 миллион сум урлап качуларына берничә көн үтте, дип яза «Кызыл таң». Шул ук вакытта, танышлары һәм дуслары бу гаиләне тик яхшы яктан гына искә ала. Алар имин тормышта яшәгән, ике машиналары булган. Кызлары мәктәптә яхшы укыган. Банкта кассир булып эшләгән Луиза турында беркем дә авантюрага бирелүчән дия алмый. Шул ук вакытта ул качуга җентекле әзерләнгән: социаль челтәрләрдәге «бит»ләрен ябып бетергән. Марат исә вахта ысулы белән Себердә эшләгән, йорт төзегән. Аның 1 миллионга якын бурычы булган булуын, ләкин бу гына Каф тау артына качарга сәбәп түгел.

Салават халкы аларның кая китү мөмкинлеге турында баш вата. Берләре Казахстан ягына чыгып киткәннәрдер дип фаразлый. Аның чиге Салаваттан 500 чакрымда гына икән, икенчеләр авылда яшеренгәннәрдер, ди.

Ә Хәйруллиннарның кызлары укытучыларына шушы көннәрдә гаилә белән җылы диңгезгә китәчәкләрен әйткән булган.

Луиза банкта кассир булып эшләгән, аларның 8 һәм 11 яшьлек ике кызлары бар. Полиция хезмәткәрләре Хәйруллиннарның күптән түгел бер машиналарын сатканлыгын ачыклаган. Луиза банктан 9 млн сум, 140 900 доллар һәм 101 315 евро урлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эле беркемнедэ тота алганнары ЮК

    Мөһим

    loading