16+

Баш батырга - квадроцикл, кунакларга - Илсөя!

8 июль көнне Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында Авыл җыены узачак. 

8 июль көнне Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында Авыл җыены узачак. 

Бәйрәмнең төп оештыручысы һәм иганәчесе - шушы авылда туып-үскән эшмәкәр Илгизәр Хисмәтуллин. Авыл җыены берничә ел дәвамында нәкъ менә Илгизәр ярдәме белән үткәрелә. 

Бәйрәм быел да зур масштабта узар дип көтелә. Бүләкләре дә шактый саллы, шуңа да бирегә төрле төбәкләрдән танылган көрәшчеләр килә. Көрәштә беренче урынга – 40 мең, икенче урынга – 25 мең һәм өченче урынга 15 мең сум акчалата бүләк тапшырылачак. Баш батыр квадроцикл һәм зур тәкә белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, бәйрәмдә күп төрле уеннар һәм шәп бүләкләр уйнатылачак.

Ел саен Югары Кыерлы авылы җыенына татар эстрадасының иң танылган, популяр артистлары килә. Быел авыл халкын һәм кунакларын Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова сөендерәчәк. Бәйрәмне Фәнил Вакказов алып бара.

Югары Кыерлы авылы җыены 8 июльдә 13:00 сәгатьтә башлана. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading