16+

БДИ тапшыру буенча нәрсә үзгәрәчәк?

Ил башлыгы Владимир Путин БДИ тапшыру механизмын камилләштерергә тәкъдим итте.

Ил башлыгы Владимир Путин БДИ тапшыру механизмын камилләштерергә тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путин БДИ тапшыру механизмын камилләштерергә кирәклеген искәртте. Ул хәзер дә җәмәгатьчелектә зур дискуссияләр тудыра, ди җитәкче.

Президент фикеренчә, укучыларга, югары уку йортына кергәнче, бер фәннән БДИны кабат тапшырып карау мөмкинлеге бирергә кирәк.

“Чыгарылыш сыйныф укучыларына икенче шанс бирергә кирәк дип саныйм. Кабул итү кампаниясе тәмамланганчы, укучыга бер фәннән имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеге бирергә кирәк”, - диде Путин.

Моннан тыш, Президент балалар өчен мәктәптә уку баланслы булырга тиешлеген, имтихандагы сорауларның мәктәп программасыныкыннан аерылмаска тиешлеген дә искәртте. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading