16+

БДИга бушлай әзерли башлаячаклар

Бу рәвешле укучылар БДИны түләүле белгечләр җәлеп итмичә тапшыра алачак.

Бу рәвешле укучылар БДИны түләүле белгечләр җәлеп итмичә тапшыра алачак.

Россия укучыларына БДИга әзерләнү өчен бушлай хезмәтләр тәкъдим ителәчәк. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында белдергән.

-    Нәкъ менә белем бирү сыйфатын яхшырту өчен без түләүсез хезмәтләр күрсәтеп, укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрергә ниятлибез. Бу алар БДИны түләүле белгечләр җәлеп итмичә тапшырсын өчен эшләнәчәк, - дип аңлата ул.

Чернышенко билгеләп үткәнчә, бу инициативаны Мәгарифне үстерү стратегиясенә өстәячәкләр. Әлеге документны эшләүгә 500 гә якын эксперт җәлеп ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading