Китапханәчеләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, 25 августыннан 25 октябренә кадәр "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" республика бәйгесе үткәрелә.
Шушы көннәрдә республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы төгәлләнде. Ярышның икенче этабында финал ярышларында катнашачак 10 шәһәр һәм 10 авыл мәктәбе китапханәсе билгеләде. Финал ярышлары барышында җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучыларны ачыклау йөзеннән 12 -23 октябрьләрдә жюри китапханәләрдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар