16+

Белем бәйрәмен бергәләп үткәрик!

1 сентябрендә 16:00 дә Иске Татар бистәсендә Ш. Мәрҗәни һәйкәле каршындагы префектура сәхнәсендә «СалаваTik» вокал төркеменең зур бәйрәм концерты узачак. 

1 сентябрендә 16:00 дә Иске Татар бистәсендә Ш. Мәрҗәни һәйкәле каршындагы префектура сәхнәсендә «СалаваTik» вокал төркеменең зур бәйрәм концерты узачак. 

Җәй көне «СалаваTik»лар Казан шәһәренең торак комплексларында, Саба районында концетлар үткәрде, Печән базарында катнашты – ачык һавада барлыгы 10 концерт бирде. «1 сентябрьдә үткәреләчәк концерт җәйге чараларга йомгак буларак яңгыраячак, мәктәпкә һәм балалар бакчасына баручы дусларыбызга бүләк булачак. Яңа уку елында җырчыларыбызның да мәктәптә укулары башлана. Шуңа күрә без тамашачылар белән Яңа елга кадәр саубуллашабыз», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Сабыйларны матур җырлар һәм биюләр, интерактив уеннар, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре чыгарган китаплар ярминкәсе һәм аквагрим көтә. Бу көнне «СалаваTik» бренды белән эшләнгән товарлар: төсле кәгазь, мәктәп көндәлеге, рәсем ясау өчен альбом һәм нота дәфтәрен дә сатып алып булачак.  

«СалаваTik» төркеменең үз YouTube каналы, 6 мең язылучысы, 54 җыры һәм видеоклибы, 4 миллионга якын караучысы бар. Нәни артистларны республикабызның төрле шәһәр-районнарына концертлар белән еш чакырып торалар. 40 ка якын концерт үткәреп, «СалаваTiк»лар  сабыйларга гына түгел, әти-әниләргә дә, әби-бабайларга да күтәренке, шәп кәеф бүләк итә. 

Чара 16:00 дән 18:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.
Белешмә өчен телефон: 8(960)037-99-40 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading