16+

«Белем» җәмгыятен торгызалар

Казанда безгә СССР вакытыннан ук таныш булган «Белем» җәмгыяте́н кире торгызырга уйлыйлар. Әлеге иҗтимагый, мәдәни агарту һәм белем бирү оешмасы 1947 елда барлыкка килә.

Казанда безгә СССР вакытыннан ук таныш булган «Белем» җәмгыяте́н кире торгызырга уйлыйлар. Әлеге иҗтимагый, мәдәни агарту һәм белем бирү оешмасы 1947 елда барлыкка килә.

Б ашта ул Бөтенсоюз сәяси һәм фәнни белем тарату җәмгыяте буларак оештырыла, ә 1963 елда Бөтенсоюз «Белем» җәмгыяте дип үзгәртелә. Вузара координацион совет вәкилләренең күбесе бу системада педагоглар булып эшләгән. Шушы зур берләшмәгә 2 мең академик, 25 мең профессор һәм фәннәр докторы кергән.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында узган координацион советта да шул җәмгыятьне кире кайтару турында сөйләштеләр. Әлеге оешма булдыру турында Россия Президенты Владимир Путинның Указы да бар. Аның идеясен Татарстанда да хуплаганнар. Казан химия-технология институтының дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире Андрей Тузиков сүзләренчә, «Белем» җәмгыятен булдыру мәсьәләсе хәзерге чорда бик актуаль. Вузара координацион совет республиканың фәнни җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать проектын әзерләгән.

Мөрәҗәгатьтә язылганча, Россияне ныгытуга һәм республикабызны үстерүгә үзләреннән өлеш кертү өчен алар җәмәгатьчелекне яңа иҗтимагый оешма эшчәнлегендә актив катнашырга чакыра.
«Белем» җәмгыяте идарәсенең 17 мартта үтәчәк съездында оешма турында тәфсилләбрәк сөйләшәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading