16+

Белгечләр Россия дачникларына нинди штрафлар янавын аңлатты

Мәскәү өлкәсе дачниклар берлеге рәисе һәм депутаты Никита Чаплин искәрткәнчә, участоклардан кирәкле документларсыз файдаланган, җирне законсыз үзләштергән, шулай ук участокларны чүпләгән өчен административ штрафлар каралган.

Участокны үз белдекләре белән үзләштергән кешеләр өчен аның кадастр бәясенең 1 проценттан 1,5 процентына кадәр, ләкин 5 мең сумнан да ким булмаган штраф салырга мөмкиннәр;

Физик затларга дача участокларында законсыз төзелешләр өчен – 5 мең сумга кадәр, ә вазыйфаи затларга 1 млн сумга кадәр штраф яный; 
Йортлар һәм башка корылмалар төзегәндә, ничә катлы булуын һәм ераклыкның төгәл кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Кагыйдә бозылган очракта,  суд карары буенча төзелешне сүттерергә мөмкиннәр; 

Койма артында машина юган өчен – 5 мең сум штраф;

Мангалны теләсә нинди төзелешләрдән кимендә 5 метр ераклыкта урнаштырырга ярый, югыйсә 5 мең сумга кадәр штраф яный. 
Кайбер очракларда штраф бакча ширкәтенә салынырга мөмкин. Мәсәлән, көнкүреш чүп-чарын туплау һәм законсыз чүплек оештырган өчен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading