16+

Бер ай эчендә 75 миллионга якын акча күчергән

Мәскәүдә яшәүче бер хатын телефон аферистларына 75 миллион сумга якын акча күчергән.

Мәскәүдә яшәүче бер хатын телефон аферистларына 75 миллион сумга якын акча күчергән.

Бу хакта башкала прокуратурасының Telegram каналында хәбәр ителә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мошенниклар ул хатын белән мессенджер аша элемтәгә керә һәм үзен банк, хокук саклау структуралары хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар хатынның счетлары алдау гамәлләренә дучар булган, шуңа күрә аларны ашыгыч рәвештә «яңадан активлаштырырга» кирәк дип хәбәр итәләр.

Шулай итеп, аферистлар аны банкомат аша билгеле бер счетларга көн саен диярлек акча күчерергә этәрәләр. Ул хәтта бурычка акча ала, кредит рәсмиләштерә. Билгесез кешеләр һәрвакыт хатын-кыз белән элемтәдә торалар. Нәтиҗәдә, ул аларга 74,6 миллион сумга якын акча күчерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading