16+

"Бер генә нәрсә кәефне кыра...": Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның гаилә коруларына 36 ел

Җәвит Шакиров тормыш иптәше Зөлфия белән бәхетле яшәүнең серләре хакында фикерләре белән уртаклашты.

"Бер генә нәрсә кәефне кыра...": Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның гаилә коруларына 36 ел

Җәвит Шакиров тормыш иптәше Зөлфия белән бәхетле яшәүнең серләре хакында фикерләре белән уртаклашты.

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәләрендә матур гына пост язган. Укытасы иде шуны яшьләргә.

"Бүген безнең гаилә корып яши башлаганыбызга 36 ел. Бер-беребезне белгәнгә, мәктәп елларын, аннары Зөлфия Уфада, мин Стәрледә укыган чаклар, район смотр концертларында чыгыш ясаган, укуларны тәмамлагач очрашып, капка төбендә йолдыз санаган, Зөлфиянең авылына бер күрер өчен ничә чакрымнар җәяү барып йөргән чаклар, аннан мин Казанга киткәч Уфа - Казан арасында хатлар язышып, Бауман урамының башында урнашкан переговорныйда, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшеп туймаган чакларны кушсаң күпме буладыр, шулай да бер генә нәрсә кәефне кыра...
Тиз, сизелми үтеп киткән вакыт! Яратып, яратылып, бер беребезне аңлап, ышанып яшәгәнгәдер? Бәлки бер профессия кешеләре булгангадыр? Бәлки дөрес тәрбия алгангадыр? Уйларыбыз, фикерләр, максатлар бер булгангадыр?

Сораулар күп, шунысын беләм - икебезнең арадагы мәхәббәт төп роль уйнагандыр? Яратсаң, яраткан кеше белән яшәсәң, вакыт та, авырлыклар да,сынаулар да, тормышның сикәлтәләре дә сизелми икән. Мин моңа тагын бер кат бүген ышандым. Рәхмәт тормыш!", дип язган ул.

Котлауларга без дә кушылабыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сокланам сезгэ һэрчак, бик яратам сезне карарга👍❤

    Мөһим

    loading