16+

Бер QR - код-һәм барлык ташламалар сезнеке. «Дәүләт хезмәтләре»ндә күп балалы гаилә статусын ничек расларга?

«Дәүләт хезмәтләре» ндә күп балалы гаилә статусын расларга һәм ташламаларны алырга мөмкин.

«Дәүләт хезмәтләре» ндә күп балалы гаилә статусын расларга һәм ташламаларны алырга мөмкин.

Октябрьдән күп балалы гаилә статусын раслар һәм федераль мәдәният учреждениеләренә керү өчен бирелә торган ташламаларны гадиләштерелгән схема буенча алырга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеттагы QR-кодтан файдаланырга гына кирәк. РФ Хөкүмәтенең тиешле күрсәтмәсе имзаланган инде.

"Музей, күргәзмә яки ял паркына бару өчен ташламаларны смартфондагы төймәгә басып кына да алып була. Бу күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм күрсәтү һәм хезмәтләрнең киң исемлеген алуны гадиләштерү буенча яңа адым", - дип белдерде Хөкүмәт Рәисе урынбасары-Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко.

Өстәвенә, шәхси кабинетта формалаша торган QR-кодтан теләсә кайсы Россия төбәгендәге һәр күп балалы гаилә файдалана ала.

"Социаль өлкәдә бердәм үзәкләштерелгән цифрлы платформа" дәүләт мәгълүмат системасындагы күпбалалы гаиләләр турындагы мәгълүматлардан файдалану буенча эксперименталь программа күпбалалы гаиләләргә мәдәният учреждениеләренә бару өчен ташламалар бирүдән башланды, дип төгәлләштерелә. Киләчәктә аны коммерция, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең башка төрләренә дә киңәйтү планлаштырыла. Аерым алганда, тимер юл һәм авиабилетларга ташламалар алырга мөмкин булачак.

Шулай ук, ташламалы хезмәтләр күрсәтүче оешмалар өчен автоматлаштырылган исәпкә алу механизмы эшләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading