16+

«Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарганчы, яңа чишелеш уйлап табарга кирәк»

БДИны гамәлдән чыгару элекке проблемаларга кайтарачак, ул да булса, югары уку йортларына укырга керү алдыннан мәктәпләрдә ришвәтчелекнең чәчәк атуы.

БДИны гамәлдән чыгару элекке проблемаларга кайтарачак, ул да булса, югары уку йортларына укырга керү алдыннан мәктәпләрдә ришвәтчелекнең чәчәк атуы.

Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев «Интерфакс»ка биргән интервьюсында хәбәр иткән.

"Мондый реформалар мәгариф системасын элекке проблемаларга кайтарачак. Шулар аркасында да БДИ кертелгән иде. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларына кабул иткәндә коррупция чәчәк атты, кабул итү комиссияләренә керүче репетиторларга акча түгү, берничә уку йортына керүнең мөмкинлеге булмавы. Болар барысы да төрле таләпләр аркасында абитуриентларның югары уку йортларына керү шартларының начараюына китерәчәк",-диде Музаев.

Рособрнадзор башлыгы фикеренчә, әгәр һәр төбәк, мәктәп, югары уку йорты чыгарылыш һәм керү имтиханнарына таләпләрне мөстәкыйль рәвештә эшли башласа, «Россия территориясендә бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру какшатылачак». 
"Федераль дәрәҗәдә укучыларның белем бирү сыйфатын контрольдә тоту мөмкин булмаячак, чөнки барлык процедуралар да төбәкләрдә „урыннарда“ узачак. Шулай итеп, илнең иң яхшы югары уку йортларында бюджет нигезендә уку мөмкинлеге булмаячак", — дип билгеләп үтте Музаев.

Рособрнадзор башлыгы билгеләп үткәнчә, БДИне гамәлдән чыгарыр алдыннан, яңа, альтернатив чишелеш уйлап табарга һәм тәкъдим итәргә кирәк. Музаев сүзләренчә, закон проектлары тәкъдим иткән реформалар БДИга лаеклы альтернатива була алырлык чыгарылыш һәм керү сынауларын үткәрүнең яңа модельләрен тәкъдим итми.

Июнь башында Дәүләт Думасына Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турында закон проекты тапшырылган иде. ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракцияләре депутатлары шундый тәкъдим кертте. Билгеле булганча, Дәүләт Думасы закон проектын инде көзен үк карарга мөмкин.

Дәүләт Думасы тиешле закон проектын октябрьдә караячак, диде мәгариф буенча депутат Яна Лантратова. Ул шулай ук БДИны традицион дәүләт аттестациясенә алыштырырга мөмкиннәр дип билгеләп үтте.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Калсын иде ЕГЭ. ЕГЭ аркасында гына без института керэ алдык. Аны красный дипломга бетердек

    Мөһим

    loading