16+

“Бердәм Россия” командасы Мөслим халкы белән очрашты

25 август көнне "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия эстафетасын Мөслим халкы кабул итте. Булачак депутатлар очрашуга килгән халык белән район өчен актуаль булган мәсьәләләр турында сөйләште. Аерым алганда, сүз районның торак пунктларында су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү турында барды. Су челтәре бик тузган, шуңа да эчә торган су белән...

25 август көнне "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" партия эстафетасын Мөслим халкы кабул итте.

Булачак депутатлар очрашуга килгән халык белән район өчен актуаль булган мәсьәләләр турында сөйләште. Аерым алганда, сүз районның торак пунктларында су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү турында барды. Су челтәре бик тузган, шуңа да эчә торган су белән тоткарлыклар килеп чыга. Халык партия командасына әлеге мәсьәләне үз контроленә алырга һәм "Чиста су" максатчан федераль программа кысаларында районга бирелә торган акчаны арттыруны сорадылар.

- Эчә торган су белән тәэмин итү - район, авыл халкы белән очрашуларда иң еш күтәрелә торган мәсьәлә. Бу аңлашыла да. Су - безнең төп ресурсыбыз, ул булмаса, тормыш та юк. Авылда яшәү шартлары исә шәһәрнекеннән ким булырга тиеш түгел. Әлеге юнәлештә күп эшләнә. "Чиста су" федераль программасы һәм башка республика программалары нигезендә кайбер районнарында су проблемасы хәл ителде: су юллары төзекләндерелде, яңа насослар алынды. Әмма бу бөтен районда да түгел. Без, Дәүләт Думасы депутатлары, сайлаучыларыбызның шушы гозерен наказ буларак кабул итәбез. Авыл халкы чиста су кытлыгын кичермәсен өчен, мәсьәләне хәл итәргә тырышачакбыз, - диде Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading