16+

«Бездән качып котыла алмаячаксың»

Алимент һәм кредитлары буенча бурычлы ирне Дәүләт автоинспекциясе ярдәмендә тоткарлаганнар.

Алимент һәм кредитлары буенча бурычлы ирне Дәүләт автоинспекциясе ярдәмендә тоткарлаганнар.

Казанда Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейд вакытында Киа автомобилен туктаткан. Аның руле артында алиментлар һәм кредитлары буенча бурычлы кеше булган, дип хәбәр итә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе.

Ир-ат Спас районында теркәлгән, суд приставлары белән очрашудан качарга өметләнеп, республика башкаласында яшәгән.

Әмма Дәүләт автоинспекциясе һәм приставлар арасындагы тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бурычлыны тиз тапканнар. Суд приставлары килеп автомобильне кулга алу актын төзегәннәр. Машинасыз калмас өчен, ир-ат кичекмәстән үз бурычларын түләгән, аларның гомуми суммасы 250 мең сумнан артык тәшкил иткән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading