16+

"Безгә бернәрсә дә әйтмәделәр": сальмонеллез йоктырган балаларның әти-әнисе бу хәлгә аңлатма бирде

Әти-әниләр әйтүенчә, балалар бакчасы җитәкчелеге бу вакыйганы яшереп калырга тырышкан.

Әти-әниләр әйтүенчә, балалар бакчасы җитәкчелеге бу вакыйганы яшереп калырга тырышкан.

Казанның Мәскәү районындагы 262нче балалар бакчасында килеп чыккан хәлдән соң берьюлы җиде баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар. Зыян күрүчеләргә эчәк инфекциясе диагнозы куелган. Тикшерү барышында ук җиде баланың дүртесенә сальмонеллез диагнозы куела. Әти-әниләр әйтүенчә, садик җитәкчелеге бу вакыйганы яшереп калырга тырышкан. Алар башка әти-әниләргә килеп чыккан хәл турында хәбәр итмәгән һәм бернәрсә дә булмаган кебек эшләүләрен дәвам иткәннәр. 

Балалар бакчасы администрациясе авыруларның һәм сәламәт балаларның әти-әнисе белән элемтәгә чыкмаган. 23 март көнне тынлыкны өзгәннәр. Балалар бакчасы мөдире әти-әниләр белән элемтәгә чыккан. Зыян күрүче балаларның берсенең әнисе сүзләренчә, Роспотребнадзорга әти-әниләре үзләре мөрәҗәгать иткән, ә садик җитәкчелеге барысы да яхшы дип ышандырган.

"Әти-әниләргә бернәрсә дә әйтмәделәр. Якшәмбе көнне балалар бакчасында ротавирус буенча карантин игълан ителде, ә дүшәмбе көнне аны гамәлдән чыгардылар, дип яздылар. Әлегә менә шулай, аннары тынлык урнашты", - дип сөйләгән зыян күргән баланың әнисе. 
Калган әти-әниләрне янаган куркыныч турында авыру балаларның әти-әниләре ватс апп чатларда кисәткән. Алар журналистларга да мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң ук бу вакыйга белән республиканың тикшерү органнары кызыксына башлаган.

"Әлеге эш буенча тикшерү органнары тарафыннан «иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерү чаралары үткәрелә», - дип билгеләп үтте Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең баш ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading