16+

“Безнең заман” фестиваленең беренче зона этабы башлана

6 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең «Камаз» мәдәният йортында (Тынычлык проспекты, 87/22) «Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона этабын ачу тантанасы була.

6 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең «Камаз» мәдәният йортында (Тынычлык проспекты, 87/22) «Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона этабын ачу тантанасы була.

Быел "Наше время — Безнең заман" фестивале Татарстанда инде 11-нче тапкыр үткәрелә. Быелгы фестивальнең бүләк фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, «Безнең заман герое» махсус бүләге иясе 350 мең сум алачак. 

Фестивальнең җиңүче командалары һәм лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган елгы Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы ия булды. «Безнең заман герое» бүләге «КАМАЗ» ААҖ командасына тапшырылды.

Фестивальнең зона этапларында катнашучылар традицион рәвештә “Хореография”, “Музыка” һәм “Дан минуты” номинацияләрендә ярыша. 

Суперфиналда командалар шулай ук «Безнең предприятие – илебезнең горурлыгы» дигән визитка-презентация әзерли.

6 һәм 7 октябрьдә узачак фестивальнең беренче зона этабы 200дән артык катнашучыны җыяр дип көтелә. Чаллы этабында катнашу өчен республика предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан (балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, «Сетевая компания» Түбән Кама электр челтәрләреннән, Алабуга электр челтәрләреннән, «Татэнерго» АҖ филиалыннан, Чаллы ТЭЦыннан, ТАНЕКОДАН һ.б.) барлыгы 30-лап гариза бирелгән. Шәхси хисапта – 40-ка якын гариза. Чаллы этабында гомумкоманда хисабында җиңү өчен көрәшүче биш команда тәкъдим ителәчәк: “КАМАЗ”, “KAMA TYRES” предприятиләре, “Аммоний” акционерлык җәмгыяте, Түбән Кама районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм СИБУР-“Нижнекамскнефтехим”.

Фестивальнең зона этапларының үзгәрешсез өлеше булып белем бирү программасы тора: ул жюри әгъзаларыннан – федераль һәм республика дәрәҗәсендәге әйдәп баручы сәнгать осталарыннан мастер-классларны үз эченә ала. 

Чаллыда үз осталыклары белән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова (заманча хореография буенча мастер-класс), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы җитәкчесе Алина Ивах (вокал буенча мастер-класс) һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, “Сәхнә практикалары үзәге” мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, куючы режиссер Владимир Аносов (Мәскәү) уртаклашачак. 

Соңгысы «Эстрада номеры режиссурасы нигезләре» мастер-классын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, ике көн дәвамында фестивальнең конкурс номинацияләре буенча жюри әгъзалары белән түгәрәк өстәлләр узачак.

Киләсе зона этабы Әлмәттә, 13-14 октябрьдә узачак. 

Йомгаклау этабы Казанда 20-21 октябрьдә үтәр. Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең 17-18 ноябрьгә планлаштырылган суперфиналында катнашачак һәм Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында узачак. Гала-концерт Казанның «Пирамида»сында 20 ноябрьдә була.

Узган сезонда фестивальдә 185 предприятие, оешма һәм учреждение вәкилләре катнашты, алардан 1600-дән артык катнашучы үз талантларын күрсәтте. 10 ел эчендә «Наше время — Безнең заман»да 10 меңнән артык кеше катнашкан.
Фестивальдә гадәттәгечә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре катнаша. Узган ел катнашучыларның яшь цензы 45 яшькә кадәр арттырылды. Дөрес, 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге катнашучылар аерым чыгыш ясый алмаячак. 

Шул ук вакытта аларның саны чыгыш ясаучы коллективның 50% артмаска тиеш. Быелгы фестиваль өчен бу кагыйдә шулай ук саклана.

2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган «Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading