16+

Бөгелмәдә 20 еллык тәнәфестән соң балалар бакчасы төзелде

Кичә Бөгелмәдә "Бәләкәч" балалар бакчасы ачылды. Аның мәйданы 2639 квадрат метр. Балалар бакчасында музыка, физкультура, татар теле кабинетлары, психолог бүлмәсе бар.

Кичә Бөгелмәдә "Бәләкәч" балалар бакчасы ачылды. Аның мәйданы 2639 квадрат метр. Балалар бакчасында музыка, физкультура, татар теле кабинетлары, психолог бүлмәсе бар.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров әйтеп үткәнчә, шәһәрдә балалар бакчалары инде 20 ел төзелгәне булмаган. Быел Бөгелмә балалар бакчалары төзү буенча республика программасына кергән.

- Төп максат - балаларны укыту, тәбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру, - диде ул ачылыш тантанасында.

Бәйрәм шатлыгын республика президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та уртаклашты.

- Балалар киләчәге - иң мөһиме, - диде ул, бакчалар төзү программасының әһәмиятен искәртеп.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading