16+

Бүген Казанда яңа метро станциясе ачылды

Бүген башкалабызда унберенче яңа «Имәнлек» метро станциясе ачылды.

Бүген Казанда яңа метро станциясе ачылды

Бүген башкалабызда унберенче яңа «Имәнлек» метро станциясе ачылды.

Аның ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов катнашты, дип яза «Татар-информ».

– Республика көнендә яңа объектлар ачу күңелле күренеш. Республикада җәмәгатьчелек урыннарына, ишегаллары, юлларга зур игътибар бирелә, шәһәребез дә яшәү өчен уңайлы булырга тиеш. Әле тагын күп эшләр башкарасы бар. Финанс кыенлыклары булуга карамастан, Казан метрополитетының икенче линиясен төзү эшләре башланды, – дип билгеләп үтте Президент үзенең сәламләү сүзендә.

Казан мэры Илсур Метшин башкалада яшәүчеләрне Шәһәр көне һәм яңа метро станциясе ачылу белән котлады. 

Элекке традиция буенча, «Казан метро төзелеше» генераль директоры Әсфән Галәвовка яңа станция ачкычларын тапшырды. Шуннан соң кунаклар һәм казанлылар станция платформасына юнәлде һәм «Җиңү проспекты» тукталышына кадәр барды. 

Станция төзелеше 5,2 млрд сумга төшкән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исеме генэ охшамый ."Имэнлек - Дубравная " яхшырак , минемчэ . Гель урысча .

    Мөһим

    loading