«Безнең бистәдә ике комлык бар. Алар икесе дә рәсми түгел, анда коткаручылар да юк. Кешеләр анда су коенырга, балык тотарга бара. Елгада агым бик көчле, андагы агымга эләксә, олы кешегә дә чыгу кыен», — дип сөйли авыл халкы.
Үсмерләр суга керәләр, ләкин аларны агым алып китә. Бер кыз бата башлый, үсмерләрнең берсе моны күрә һәм коткарырга ашыга. Кыз исән кала, үсмер батып үлә. Тагын бер 15 яшьлек малай батып үлә. Үсмерләр ярга чыккач, батучы малайларга ботаклар сузып карыйлар, тик ярдәм итә алмыйлар. Аларны агым алып китә.
Комментарийлар