16+

Бүген Яңа елга аяк бастык

Бүген, 14 октябрь көнне, изге-шәрәф ай - мөхәррәм ае белән яңа 1437 һиҗри елга керәбез.

Бүген, 14 октябрь көнне, изге-шәрәф ай - мөхәррәм ае белән яңа 1437 һиҗри елга керәбез.

Хиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере буенча, Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең Мәдинәгә күчкән вакытыннан башлап алып барыла. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры бөтен дөньяга тарала. Яңа елның тәүге көнендә дөнья мөселманнары мәчетләргә җыелалар, гыйбадәт кылып Коръән укыйлар, вәгазьләр сөйлиләр.

Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррәм ае һәм 1437 ел башлану уңаеннан котлавын җиткерә. «Аллаһы Тәгалә яңа елда күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезне, максатларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итсә иде! Бар дөньяга тынычлык, иминлек язсын! Раббыбыз Татарстанга бәрәкәт бирсен, туган җиребездә традицион рухи кыйммәтләрне саклап, дин юлында зур уңышларга ирешергә язсын. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде!» - диелә аның котлавында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading