Бүгеннән социаль түләүләр, пособиеләр, компенсацияләр индексацияләнде
1 февральдән социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр 11,9 процентка индексацияләнде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
1 февральдән социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр 11,9 процентка индексацияләнде.
РФ Хөкүмәте 30 гыйнварда кабул иткән шул хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Индексация балалы гаиләләр өчен пособиене, ана капиталын, инвалидлар һәм ветераннарга түләүләрне, җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан социаль иминиятләштерүне, радиациядән (шул исәптән Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында) зыян күргән гражданнар өчен компенсацияләрне (һ.б.) үз эченә ала.
Беренче балага ана капиталы күләме 587 сумга диярлек артачак. Бу узган елга караганда 62,5 мең сумга күбрәк. Үз чиратында, икенче балага ана капиталы 775,6 мең сум (82,5 мең сумга артыграк) чамасы тәшкил итәчәк.
Ел саен 1 февральдән моннан алдагы ел өчен куллану бәяләре индексыннан чыгып түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициенты билгеләнә.
Чыганак - "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Хикәя
Марат Кәбиров «Дүртенче үлчәм» (хикәянең икенче өлеше)
-
#Кыскача яңалыклар
Дөнья чемпионатының машинасы өчен ике Татарстан көрәшчесе дә көрәшәчәк
-
#Язмалар
Мотоцикл җене кагылган Илназ: «Ярышларда катнашу үз-үзем белән көрәш»
-
#Җәмгыять
Йорт төзегәндә экономияләп буламы?
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Геройларның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә
Комментарийлар