16+

Билгеле актер махсус хәрби операциягә китәргә җыена

Актер һәм шоумен Никита Джигурда СВО зонасына китәргә җыена.

Актер һәм шоумен Никита Джигурда СВО зонасына китәргә җыена.

Хәзерге вакытта Алексей Блиновский (кулга алынган "марафон королевасы" Елена Блиновскаяның ире) урнашкан бүлекчәдә хезмәт итәргә җыена ул, дип хәбәр итә “РИА-Новости”.

"Әйе, Джигурда инде кирәкле документлар сораган", - дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше. Ул билгеләп үткәнчә, сүз тәкъдимнамә (рекомендация) турында бара. Кандидатураны хәрби комиссариат һәм бүлекчә командиры хупларга тиеш.

Моңарчы Джигурда Донецкка барган иде инде. Быелның мартында ул пилотсыз очкычлар һәм башка кирәкле әйберләрне алып килгән булган. Аның катнашында иҗат кичәсе дә булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading