16+

"Бизнес-класс" түләүсез белем бирү программасында катнашучыларның 90 проценты — яшь эшмәкәрләр

Эшкуарларның белемен һәм осталыгын арттыру максатында Татарстанда "Бизнес-класс" проекты эшли башлаан иде. 15 майда старт алган әлеге уникаль проект бик күп эшмәкәрләрне виртуаль парта артына утыртты. Теләгән һәркем бушлай укый ала.

Эшкуарларның белемен һәм осталыгын арттыру максатында Татарстанда "Бизнес-класс" проекты эшли башлаан иде. 15 майда старт алган әлеге уникаль проект бик күп эшмәкәрләрне виртуаль парта артына утыртты. Теләгән һәркем бушлай укый ала.

Әлеге проект буенча соңгы яңалыкларны без Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиевтан белештек.

- Бүгенге көндә 4000 нән артык кеше "Бизнес-класс" дигән уникаль түләүсез белем бирү программасында катнаша. Шуларның 90 проценты - яшь эшмәкәрләр. Программада Татарстан Республикасының барлык төбәк вәкилләре теркәлде, Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләре аеруча актив. "Бизнес-класс" проектында катнашу өчен гаризалар Россияның төрле төбәкләреннән килде, шунысы игътибарга лаек, әлеге программаның барлык мөмкинлекләреннән бары тик Татарстанда яшәүче кешеләр генә файдалана алды. Катнашучыларның күпчелеге белемнәрен яңартырга, яңа тәҗрибә туплауга бик җитди карый. Белем алучылар курсларны җентекләп тыңлыйлар, өй эшләрен эшләп баралар, чараларда катнашалар, барлык тупланган мәгълүмат буенча анализ ясыйлар, бер-берсе белән фикер алышалар, белгеч яки остазларга даими рәвештә мөрәҗәгать итәләр. Әлеге проектның төп өстенлеге: "Бизнес-классс" та белем алучылар татар бизнес-җәмәгатьчелеге, тәҗрибәле эшмәкәрләр белән аралаша алалар, - диде ул.

Дилүс Шәһәлиев әйтүенчә, проектта дәүләт, финанс, сәнәгать хезмәткәрләре, студентлар һәм башкалар катнаша.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading