16+

Блогер Рөстәм Нәбиев Яңа ел төнендә куанычлы хәбәр белән уртаклашкан

«Улым да булсын иде», - дип теләгән блогер Рөстәм Нәбиев.

«Улым да булсын иде», - дип теләгән блогер Рөстәм Нәбиев.

Кичә, Яңа ел төнендә, Уфада яшәүче блогер Рөстәм Нәбиев сөенечле яңалык җиткерде. Баксаң, хатыны Индира өченчегә йөкле икән. «2025 елда күп балалы гаилә булачакбыз», ди алар.

Билгеле булганча, Нәбиевлар гаиләсендә ике кыз – София белән Әминә үсә. 2024 елда өлкәннәре беренче класска укырга кергән, ә бәләкәчләре балалар бакчасына йөри. Нәбиевләрдән язылучылары еш кына: "Кайчан өченче сабый алып кайтасыз?"- дип сорап торган. Рөстәм үзе дә уллы булырга теләве турында күп тапкыр язган.

Кызмы, малаймы - кем булса да, сау, сәламәт булып тусын дип телибез. 2025 ел барыбызга да сөенечле хәбәрләр генә китерсен!

Рөстәм Нәбиев Яңа ел төнендә куанычлы хәбәр белән уртаклашкан

Фото: Рөстәм Нәбиевнең сәхифәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading