16+

«Больничный» өчен түләү үзгәрәчәк

Больничныйның максималь күләме көнгә 6,8 меңгә кадәр артачак.

Больничныйның максималь күләме көнгә 6,8 меңгә кадәр артачак.

2026 елда больничныйның максималь күләме аена 207,6 мең сум яки бер көн эчендә 6,8 мең сум тәшкил итәчәк, дип яза «Известия» Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән. Бүген бу сумма 4 меңгә тигез, ә 2025 елда компенсациянең чик күләме 5,7 мең дәрәҗәсендә булачак. Шул рәвешле 2026 елда больничныйларның чиге 2024 ел белән чагыштырганда 1,7 тапкырга һәм 2025 елга карата 20 процентка артачак.
«Известия» исәпләп чыгарганча, 2026 елда больничный максималь түләүләргә, ягъни көненә 6,8 меңгә тигез булсын өчен (НДФЛны тотып калганчы), сигез елдан башлап стаж, шулай ук аена 183 мең (2024 елда) һәм 233 мең (2025 елда) хезмәт хакы кирәк.

Больничныйның максималь суммасы иминият кертемнәрен исәпләү өчен чик базасын исәпкә алып билгеләнә, дип искә төшерә Россия Хезмәт министрлыгы. Моннан тыш,  узган ел өчен уртача хезмәт хакы үсеше темпларына артып күрсәткечләр ел саен индексацияләнә.
2024 елда моның күләме 2,2 млн сум тәшкил итә. Социаль Фонд бюджеты проекты нигезендә, 2025 елда күрсәткеч 2,8 млн, ә 2026 елда-3 млн. хезмәт хакы үсешен исәпкә алып, пособиеләрнең максималь күләме дә арта, диелә хезмәт министрлыгы мәгьлүматында.

"Максималь күләмдә пособие алу өчен рәсми хезмәт стажы сигез елдан да ким булмаска тиеш, ә хезмәт хакы ил буенча уртачадан ике тапкыр югарырак булырга тиеш. Росстат мәгълүматлары буенча, 2024 елда РФдә уртача хезмәт хакы — 88 мең сум тирәсе», — дип билгеләп үтте Президент академиясенең ИНСАП Ипэи үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Ляшок.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading