Танылган алып баручы Әбри Хәбриев өченче тапкыр әти булырга җыена.
Бу хакта Әбри социаль челтәрдә хәбәр итте. Әти булачагын аңа хатыны туган көненә бик кызыклы итеп хәбәр иткән.
"Туган көнгә хатын быел бүләк алып тормаган.
Шаккаттырыйм әле диеп бер сюрприз җайлаган.
Аны күргәч, күзкәйләрем маңгайга менеп китте.
Телсез калдым, сөенечтән йөрәк сикереп типте.
Менә бу ичмасам бүләк, искитмәле, шәп, кызык!
Хатын кулыма тоттырды, ике параллель сызык!” – дип шатлыгыннан шигырь язган Әбри.
Хәбриевлар гаиләсен котлыйбыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар