Брянск гимназиясендә атыш вакытында ике кеше һәлак булган һәм дүрт кеше зыян күргән.
Һәлак булучылар арасында, кайбер фаразлар буенча, ут ачучы кыз үзе дә булырга мөмкин, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе.
Бежецкий районының 5 нче гимназиясендә гадәттән тыш хәл турында мәгълүмат шәһәр диспетчерлык хезмәтенә 9.15 сәгатьтә килә.
"Беренчел мәгълүматлар буенча, сигезенче сыйныф укучысы мәктәпкә утлы корал алып килгән, шуннан ут ачкан. Бу вакытта дүрт зыян күрүче һәм ике һәлак булган кеше турында билгеле. Бәлки, үлүчеләрнең берсе — кыз үзедәдер... диелә хәбәрдә.
Калган барлык укучылар да өлкәннәр белән бергә өйләренә кайтарылып җибәрелгән. Бинаны полиция чолгап алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар