Бу һава шартлары белән бәйле, диләр оетыручылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә, 9 декабрьдә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелмәячәк. Бу һава шартлары белән бәйле, чөнки төп авыл хуҗалыгы продукциясе: яшелчәләр, сөт, сөт продуктлары өши. Моны аңлап кабул итсәгез иде, киләсе ярминкәләрдә көтеп калабыз, дип хәбәр итә министрлык матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар