16+

Бурычлары булган МХОда катнашучылар өчен мөһим яңалык

Хөкүмәт комиссиясе МХОда катнашучыларның бурычларын гамәлдән чыгару турындагы проектны хуплады.

Хөкүмәт комиссиясе МХОда катнашучыларның бурычларын гамәлдән чыгару турындагы проектны хуплады.

Канун проектлары эшчәнлеге буенча хөкүмәт комиссиясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәм кредитлар буенча булган бурычларны гамәлдән чыгару турындагы инициативаны хуплады. Бу чара дәүләт бүләкләре алган хәрбиләргә, шулай ук һәлак булган, яшь буенча яки контракт тәмамлангач хәрби хезмәттән азат ителгәннәргә карата кулланылачак.

- Канун проекты махсус хәрби операция уздырыла торган районнарда хәрби хезмәт узучы яки узган затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә ярдәм чараларын күздә тота. Аерым алганда, хәрбинең яки аның хатынының (иренең) кредит килешүе буенча йөкләмәләрен туктату өчен нигезләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителә, - дип ачыклык кертә РИА «Новости».

Бу чара хәрбиләрнең махсус хәрби операция үткәрү вакытында яки бу чордан соң бурычларны үтәү вакытында һәлак булган очракта кулланылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading