Моннан тыш, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге "Рафис Корбан шигырьләре" китабы өчен Рафис Корбановны тәкъдим иткән.
Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан Республикасындагы бүлеге тарафыннан «Казань и Габдулла Тукай» графика сериясе өчен Ирина Колмогорцева шуңа сайлап алынган.
Татарстан Республикасының Мөслим муниципаль районы «Бәхеткә биш минут кала: пьесалар», «Сөяксез тел: пародияләр, эпиграммалар», «Жил көймәсе: шигырьләр» китаплары өчен Лемон Лероновны (Ләбиб Леронны - ред.) тәкъдим иткән.
Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге Илдар Матуровны «Моя линия фронта» (2010 ел), «Туфан - Туфан инде ул» (2013 ел) документаль фильмнары өчен әлеге премиягә лаек санаган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Харис Салиховны «Религия и наука (основы мировых религиозных и светских культур)» («Дин вә фән (дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре») (Казан: «Идел-Пресс», 2012 ел), «А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе» (Казан, «Идел-Пресс», 2008 ел) өчен тәкъдим иткән.
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының Рәүфәл Мөхәммәтҗанов (идея авторы, проектның сәнгать җитәкчесе), Георгий Ковтун (балетмейстер-куючы), Кристина Андреева (балерина, Җаникә ролен башкаручы), Михаил Тимаев (балет артисты, төркем премьеры, Батый хан рухы ролен башкаручы) составындагы иҗат төркемен «Алтын Урда» спектаклен иҗат иткән һәм сәнгати образлар тудырган өчен лаек дип исәпли.
Комментарийлар