Бүген интернетта «СалаваTik»ларның «Зоопарк» җырына төшергән видеолары чыкты. Җырның сүзләрен Резеда Гобәева язган, көен Эльмир Низамов иҗат иткән.
Аны «Әкият» курчак театрында куелган «Тыпырдык» спектакле өчен иҗат иткәннәр. Бу – «СалаваTik»ларның 68 нче җырлары.
«СалаваTik»ларны яратып караучы балалар Резеда Гобәева белән Эльмир Низамов иҗат иткән җырларны бик җылы кабул итә. Аларның «Планеталар» җыры – 164 000 карау, «Саннар» җыры – 63 000 карау, «Салават күпере» җыры – 39 000 карау, «Зарядка ясыйм» – 27 000 карау, «Әни-әнием» җыры – 18 000 карау җыйды. Бу талантлы тандемнан алга таба да яңа җырлар көтәбез. Яңа гына чыккан «Зоопарк» җырына игътибар итик. Аның исемен ишеткәч, сез мөгаен шәһәр зоопаркын күз алдына китергәнсездер. Безнең бит авылда да чып-чын зоопарк бар. Җәйге айларны балаларның күбесе авылда, дәү әниләре белән дәү әтиләре янында уздыра. Ә авылда ни генә юк! Ишегалдында, болында, бакчада, төрле хайваннарны, бөҗәкләрне күзәтеп, бала табигатьне танырга өйрәнә. Ә безнең «СалаваTik»ларның әлеге яңа җырлары әле яңа гына телләре ачылып килүче балалар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз. Әйтик, анда сыер мөгрәвен дә, сарык-кәҗә бәкелдәвен дә, этләрнең һау-һаулавын да ишетергә була. Балалар, телләре ачылганда, хайваннарны нинди тавыш бирә, шул тавыш белән атап өйрәнә. Шуңа күрә, бу җырны бик тиз отып алырлар дип уйлыйбыз. Видеосын төшергәндә, съемкага «СалаваTik» студиясенә йөрүчеләрне дә җәлеп иттек. Чыгарылыш кичәсенә алар төрле образларда чыгыш ясаган иделәр. Шул рәвешле әлеге образлар безнең клипка да әйбәт кенә кереп китте. «СалаваTik» студиясе укучылары өчен бур зур тәҗрибә булды. Башта тавыш яздыруда катнашсалар, аннары зур студиядә видеога төштеләр. Аларга бу иҗади процесс бик ошады. Дәресләрдә балалар бер төрле була, ә камера алдына чыккач, йә каушап кала, йә киресенчә ачылып китә. Шуңа да аларны кечкенәдән камерадан курыкмаска өйрәтәсебез килә. Нәниләр, камера алдында үзләрен ничек тотарга кирәклеген күреп, шул «кухняны» белеп үссәләр, аларга алга таба җиңелрәк булыр. Әлеге клипны төшерүдә аларның берничәсе генә катнашты. Алга таба бу тәҗрибәне кулланып, башка видеоларга «СалаваTik» студиясенең башка укучыларын җәлеп итәчәкбез», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар