16+

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Халык һәм армиябез бердәм»

«Җиңү армиясенә кушылыгыз!» телемарафоны кысаларында Чаллы мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

«Җиңү армиясенә кушылыгыз!» телемарафоны кысаларында Чаллы мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

"Чаллы-үзенчәлекле, иҗади һәм актив кешеләр шәһәре. Комсомол яшьләр төзелеше тарихта үз эзен калдырган, биредә үзенчәлекле рух өстенлек итә. Халык һәм армия бердәм дип әйтәләр икән, димәк. бу Чаллы кешеләре турында. Кем ничек булдыра, бөтенесе дәррәү килеп булыша», — дип билгеләп үтте ул.

Мәһдиев сүзләренчә, бүген 2,5 мең чамасы чаллылы Ватаныбыз чикләрен саклый. Хәрби хезмәткәрләр гаиләләренең тормышы һәм көнкүреше белән бәйле барлык мәсьәләләрне шәһәр үз өстенә ала. Әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган 500дән артык бала икенче ел инде балалар бакчаларына бушлай йөри, мең ярымнан артык укучы өчен бушлай туклану оештырылган. Бүгенге көндә 700дән артык кеше шәһәр бюджеты хисабына җәйге сәламәтләндерү лагерьларында ял итә. 2 меңнән артык шәһәрдә яшәүчеләрнең бушлай транспорт карталары бар.

"Бу ярдәм глобаль дәрәҗәдә инде. Моннан тыш, ире махсус хәрби операция зонасында булган һәр яшь әнине шәхсән үзем, Чаллы шәһәре мэры буларак, бала тудыру йортында каршы алам. 54 бала минем кулларым аша үтте инде. Мин исем әтиләре булдым. Дин атасы белән бутамагыз", — дип белдерде шәһәр башлыгы.
Һәр әнигә 100 мең сум акча да бирелә икән.

"Эш бит акчада түгел. Махсус хәрби операция зонасында махсус миссия башкарган егетләрнең тормыш иптәшләренә күрсәткән игътибар бу. Мондый ярдәм чаралары шәһәрдә шактый күп. Чаллы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнаша", - дип уртаклашты Наил Мәһдиев.

Шулай ук Мәһдиев шәһәрнең даими рәвештә хәрби частьләргә ярдәм итүен билгеләп үтте. Ул үзе дә күптән түгел генә махсус хәрби операция зонасыннан кайткан, биредә хәрбиләр белән күрешкән. 

"Июнь һәм июль айларында егетләребез белән очраштым. Һәм, һичшиксез, Җиңү безнең якта булачагына ышаныч зур, һәм бу яктан шик юк", — дип йомгаклады Наил Мәһдиев.

Исегезгә төшерәбез, 8.00 сәгатьтә Татарстанда «Җиңү армиясенә кушылыгыз» телемарафоны башланды. 12 сәгать эчендә студиягә 60тан артык кунак киләчәк, шул исәптән махсус операциядә катнашучылар, волонтерлар, медиклар, район башлыклары, артистлар. Шулай ук тамашачыларны күргәзмәләр, алгы сызыктан ерак булмаган урыннардан турыдан-туры эфирлар, «Безнең геройлар» циклыннан фильмнар, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә тиешле төрле ярдәм чаралары турында сюжетлар көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading