Ул фаҗиганең икенче корбаны.
25 октябрьдә Чаллыда газ шартлаган фатирның хуҗасы, 70 яшьлек ир беренче ноябрь көнне иртәнге сәгать өчтә РКБ реанимациясендә вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ир-атның тәненең 85 проценты пешкән. 26 октябрьдән бирле Казанда пешү үзәгендә дәвалануда булган.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллыда 48/20 йорттагы фаҗиганең сәбәбе көнкүреш газы шартлау дип аталды. 22 яшьлек кыз һәлак булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар