16+

Чираттагы Сабан туеның баш батыры билгеле!

1 июль көнне Курган Сабан туенда Апастан Рафаэль Хәсәнов, Азамат Мөхәммәтшин, Ранил Галиевлар төрле үлчәү категориясендә 1 нче урын алды.

Чираттагы Сабан туеның баш батыры билгеле!

1 июль көнне Курган Сабан туенда Апастан Рафаэль Хәсәнов, Азамат Мөхәммәтшин, Ранил Галиевлар төрле үлчәү категориясендә 1 нче урын алды.

Ранил Галиев Сабан туеның баш батыры булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

«Мин - Кече Күккүз егете. 8нче класста көрәшә башладым. Татарстан һәм Россия баш батыры булып танылдым. Бүген Курганда көчле көрәшчеләр белән көрәштем. Баш батыр калуыма шатландым» , - диде Ранил.

Апас районы делегациясе бик зур әзерлек белән барып, Курган өлкәсе халкына күңелле бәйрәм буләк иттеләр. Сабантуйда Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков, район башлыгы Айрат Җиһаншин, «Ак барс банк» идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.

Курганга килеп, милләттәшләргә онытылмас бәйрәм бүләк иткәннәре өчен Вадим Шумков район башлыгына һәм район халкына рәхмәт әйтте. «Ак барс банк» идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен ирештерде.

Сабантуйда татар, башкорт, рус милләте ишегаллары халыкның көнкүрешен күрсәттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр җыр - моңнары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр, диелә хәбәрдә.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading