16+

Габдерәхим: "Чирәмгә ятып, озак итеп йолдызларга карап торасым килә..."

"Акчарлак" газетасы журналисты Альбина Гайнуллина инстаграм битендә хезмәттәше Габдерәхим хакындагы истәлекләрен язган. 

Габдерәхим: "Чирәмгә ятып, озак итеп йолдызларга карап торасым килә..."

"Акчарлак" газетасы журналисты Альбина Гайнуллина инстаграм битендә хезмәттәше Габдерәхим хакындагы истәлекләрен язган. 

"Бүген бөтен көнем Габдерәхимне уйлап, төшергән фотоларны, видеоларны карап үтеп бара. Хәтеремдә якты, хыялый кеше булып саклансын. Үзем төшергән фото бу... минем аны гел шундый итеп күрәсе килә иде, шушы образы ошый иде миңа. Ә ул үзе төрле булды, төрле образларга керде. Кешенең асылына төшенергә вакыт тапмыйбыз шул. Эш. Дөнья. Үз мәшәкатьләребез ирек бирми. Ә аннан ул кеше китеп бара. Һәм күңел югалтудан бәргәләнә. Соңыннан бар да онытыла... Габдерәхим белән дә ул хакта сөйләшкән бар иде. "Кеше үлгәч, бер-ике көн аһ-ваһ киләләр дә, исән чагында үзенә әйтмәгән яхшы сүзләрне сөйлиләр дә оныталар", – дигән иде берсендә. Сүзен сүзгә хәтерләмим инде. Асылда шушы фикер... Никтер менә шулар искә төшеп уйландырды әле хәзер.
Мин аның җырлаганын ярата идем. Тавышы моңлы. "Габдерәхим, җырга минем исемне генә кушма, ярыймы, яңадан төшерәсе була видеоны", - дип сорый идем. Ак күлмәк, костюм кигән чагын күрәсем килде. Ул күзлек, кепка, шарф урады... Сөйләшеп утырырбыз әле, әңгәмәләр, видеолар, туры эфирлар эшләрбез әле дигән уй шундый ышанычлы кебек иде. "Чирәмгә ятып, озак итеп йолдызларга карап торасым килә..." "Барыгызга да интервью бирәсем килә..." Аның белән минем дә әңгәмә эшлисем килгән иде. Истәлеккә видеолар гына калды... Бу атнада "зарлы телефон"да утырдым. Ничә кеше "Габдерәхим исәнме" дип сорагандыр... Исән түгел шул менә. Исән түгел икән инде... Урыны оҗмахта булсын" - дип язган Альбина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading