16+

Цифрлы паспортны ничек һәм кайда кулланырга мөмкин булачагы билгеле булды

Цифрлы үсеш министрлыгы, кәгазь паспорт күрсәтмичә, гражданнарны идентификацияләү өчен «Дәүләт хезмәте» мобиль кушымтасын куллану кагыйдәләрен эшләде, дип яза “Российская газета”.

Цифрлы үсеш министрлыгы, кәгазь паспорт күрсәтмичә, гражданнарны идентификацияләү өчен «Дәүләт хезмәте» мобиль кушымтасын куллану кагыйдәләрен эшләде, дип яза “Российская газета”.

Хөкүмәтнең карар проекты хокукый актлар проектлары порталында бастырылган.

Цифрлы паспортларны кертү, аларны куллану өлкәсен киңәйтү кебек үк, акрынлап барачак һәм ул ике елга кадәр сузылачак. Беренче этапта, карар үз көченә кергәннән соң, гражданнар кәгазь паспорт урынына, яшен раслау өчен, "Дәүләт хезмәте" кушымтасын куллана алачак. Бу алкоголь, тәмәке яки никотинлы продукция, кальян, электрон сигарет һәм вейплар сатып алу кебек өлкәләргә кагылачак. Аннан тыш, цифрлы паспортны беренче этапта музейларда, ерак араларга йөри торган поездга яки шәһәрара автобуска утырганда, элемтә, МФЦ хезмәтләре күрсәткәндә кулланырга мөмкин булачак.

Документларның цифрлы формасын кертү әле кәгазь статусын югалтачак дигәнне аңлатмый – аларны бернинди чикләүләрсез кулланырга мөмкин булачак. 
2025 елның 1 гыйнварыннан "Дәүләт хезмәтләре" кәгазь документны кунакханәгә урнашканда, шулай ук медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәндә (әгәр дә элек граждан анда шәхси исәпкә алынган булса) алыштыра алачак. Мондый очракларда сканерлау өчен гражданинның фотосурәте һәм аның турында белешмәләр булган QR-кодлы "Дәүләт хезмәте" кушымтасын гына күрсәтү дә җитә. 

"Дәүләт хезмәте" аша документлар бирү турындагы карар граждан тарафыннан ирекле кабул ителә. Министрлыкта әйтүләренчә, документларның цифрлы формасын куллану мөмкинлеген кертү кәгазь формасының үз статусын югалтуын аңлатмый – аларны бернинди чикләүләрсез кулланырга мөмкин булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading