16+

Чит ил паспорты алу кыйммәтләнә

Чит ил паспортын алу өчен дәүләт пошлинасы 20 процентка арта.

Чит ил паспортын алу өчен дәүләт пошлинасы 20 процентка арта.

Быелның 1 июленнән яңа үрнәктәге документны 6000 сумга рәсмиләштерергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә “Комсомольская правда”. Хәзер аның бәясе – 5000 сум. Балалар өчен бәяләр ике тапкырга түбәнрәк. Балигъ булмаганнар өчен чит ил паспортының бәясе 1 июльдән 3000 сумга кадәр күтәреләчәк. Яңа үрнәктәге документ ун ел гамәлдә. 

Чагыштыру өчен: иске үрнәктәге документны 2000 сумга, ә балага 1000 сумга рәсмиләштерергә була. Дөрес, ул биш елга гына бирелә. Өстәвенә, аның мөһим функционалы – биометриясе юк. Аның белән исә илдән чыкканда да, кергәндә дә контроль пункты аша узу җайлырак.

Кайбер аэропортларда махсус үткәрү пунктлары барлыкка килде. Алар автомат рәвештә эшлиләр. Бары тик паспортны сканерларга, бер бармакны куеп, камерага карарга гына кирәк. Бу гомуми чиратта паспорт контролен узуга караганда күпкә тизрәк.

Кемнәр чит ил паспортын алырга уйлап йөри иде яки вакыты чыга торган булса, 1 июльгә кадәр дәүләт пошлинасын түләп куярга ашыгыгыз. Ә документны соңрак та алырга мөмкин.

Сүз уңаеннан: башка дәүләт пошлиналары да 20 процентка кыйммәтләнә. Аерым алганда, чит ил гражданнары өчен: чит ил гражданы (виза өчен) Россия Федерациясенә чакыруны рәсмиләштерү – 960 сум; яшәүгә рөхсәт алу өчен пошлина – 6000 сум; чит ил гражданын Россиядә яшәү урыны буенча теркәгән өчен түләү – 420 сум; чит ил гражданына вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирү – 1920 сум.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading