16+

Чит илдән йогышлы авырулар эләктереп кайтмагыз

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, авиарейсларның 60 проценттан күбрәге Татарстанга йогышлы авырулар киң таралган илләрдән килә.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, авиарейсларның 60 проценттан күбрәге Татарстанга йогышлы авырулар киң таралган илләрдән килә.

Исемлеккә 16 ил – Кыргызстан, Беларусь, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Грузия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия, Таиланд, Әрмәнстан, Иран, Шри-Ланка кергән. Татарстанда яшәүчеләр бу илләргә барган очракта Кырым геморрагик бизгәге, Көнбатыш Нил бизгәге, денге бизгәге, ваба (холера) һәм малярия кебек йогышлы авырулар ияртеп кайтырга мөмкин. Быел 3 айда “Казан” һәм “Түбән Кама-Бигеш” аэропортларында бер меңнән артыграк самолет һәм 150 меңнән күбрәк пассажир тикшерелгән. 4 пассажирда йогышлы авыру билгеләре ачыкланган. Аларга йогышлы авыруларга каршы барлык чаралар күрелгән. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading