16+

Дәүләт архивына Рафаэль Адутовның шәхси документлары тапшырылган

Р.Адутов Дәүләт архивына барлык хатларын һәм фотосурәтләрен тапшырган.

Р.Адутов Дәүләт архивына барлык хатларын һәм фотосурәтләрен тапшырган.

ТР Дәүләт архивы публицист-тарихчы Рафаэль Мәсгут улы Адутовның шәхси документлары белән тулыланган. Ул чит илләрдәге татар-башкорт диаспоралары тарихы буенча берничә басма авторы, «Татаро-башкирская эмиграция в Японии», «Бегство в Японию» монографияләре авторы, Көнчыгышны өйрәнүче японист, КамАЗ төзелеше ударнигы, хезмәт ветераны.

Рафаэль Мәсгут улы Адутов Пермь краеның Барда районында 1948елда туган. Шунда ук урта мәктәпне тәмамлаган һәм Казан педагогика институтына укырга кергән. КамАЗ төзелешендә катнашкан, озак еллар урта мәктәптә укыткан. Илебез өчен катлаулы 1989-1993 елларда - СССРның, БДБ, Россиянең (Мәскәү) халыкара бүлеге рәисе киңәшчесе, 1992-1996 елларда - "Ватан" җәмгыятенең чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән элемтә буенча шәһәр бүлеге рәисе булып эшли.

Күп тапкырлар Төркиядә, Кытайда, Япониядә булып кайта, 2004-2007 елларда - Бөтендөнья татар конгрессының халыкара мөнәсәбәтләр комитеты әгъзасы булып тора. Шактый еллар Яр Чаллыда татар морзалары бүлеген җитәкләгән. Бу тикмәгә түгел: Рафаэль Адутовның бабасы Башкорт кантонының башлыгы булган. Адутовлар нәселе турында тулы бер монография язылган. Октябрь революциясеннән соң, күп кенә татар морзалары чиктәш илләргә күчеп китә. Рафаэль Адутовның әби-бабалары Кытай аша Япониягә барып җиткән.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының шәхси документларны документлаштыру һәм комплектлау секторы җитәкчесе Раушания Хөснетдинова сүзләренә караганда, «Япониядә татар-башкорт эмиграциясе» монографиясен төзүгә бәйле документлар аеруча игътибарга лаек.

Р.Адутов Дәүләт архивына барлык хатларын һәм фотосурәтләрен тапшырган. Документлар тапшыру Чаллы Үзәк китапханә системасының Әдәби музеенда узган.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Кызыклы hэм ечталекле маглюмат

    Мөһим

    loading