Экспертлар мәгълүматлары буенча, мондый ярдәм чарасы 11,8 дән 18 миллионга кадәр россиялене колачларга мөмкинлек бирәчәк.
Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет башлыгы Анатолий Аксаков бөтен Россия буенча азык-төлек социаль карталарын кертү инициативасы белән чыкты. Тәкъдим Калининград өлкәсендә мондый ярдәм чарасы анонсыннан соң барлыкка килде, дип хәбәр итә mk.ru.
Экспертлар мәгълүматлары буенча, мондый ярдәм чарасы керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган 11,8 дән 18 миллионга кадәр россиялене колачларга мөмкинлек бирәчәк. Бер кешегә ай саен 3-6 мең сум ярдәм күрсәтелсә, программа федераль бюджетка елына 720 миллиардтан 1,2 триллион сумга кадәр төшәргә мөмкин.
Экспертлар азык-төлек инфляциясе үсеше фонында инициативаның актуальлеген билгеләп үтә, ул халыкның аз керемле катламнарына аеруча каты суга. Әмма, белгечләр фикеренчә, әлегә мондый карталарны төбәк дәрәҗәсендә генә кертергә мөмкин, чөнки 2025 елга федераль бюджетта бу программага акча салынмаган.
Мондый ярдәм программалары Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Амур өлкәсендә, Камчаткада һәм Ямал-Ненец автоном округында да гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар