16+

Депутатлар вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирә торган закон проекты эшләгән

ЛДПР фракциясе депутатлары тарафыннан урта махсус белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу тәртибенә үзгәрешләр кертә торган закон проекты эшләгән.

ЛДПР фракциясе депутатлары тарафыннан урта махсус белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу тәртибенә үзгәрешләр кертә торган закон проекты эшләгән.

"Российская газета" закон чыгару инициативасы тексты белән танышкан. Хәзер пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына балалар өчен оешмаларда 25 елдан да ким булмаган педагогик эшчәнлек алып баручы хезмәткәрләр ия.

Шул ук вакытта урта махсус уку йортларында (кичке мәктәпләрдә, кичке һөнәри училищеларда һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләрендә) эшләү чоры, әгәр күрсәтелгән учреждениеләрдә 18 яшькә кадәрге балалар 50 процентны тәшкил итсә генә, махсус педагогик стажга кертелә.

Әмма урта һөнәри белем бирү оешмаларына керүчеләрнең яше артты. Укучылар көллияткә 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң килә, бу, үз чиратында, һөнәри училищеларда һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләрендә белем алучы 18 яшькә кадәрге балаларның процент санын киметүгә китерә. "Российская газета"га Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе, закон проекты авторларының берсе Ярослав Нилов аңлатканча, көллиятләрдәге күпчелек укучылар – 18 яшьтән өлкәнрәк.

"Нәтиҗә буларак, күрсәтелгән һөнәри белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре тиешле педагогик стажга ия була алмый һәм вакытыннан алда пенсиягә дә чыга алмый. Закон проекты "Иминият пенсияләре турында"гы 2013 елның 28 декабрендәге 400 нче федераль законның 30 статьясындагы 1 өлешнең 19 пунктын үзгәртүне күздә тота, анда белем алучы студентларның яшенә карамастан, урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларында педагогик эшчәнлек алып баручы затларга картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирүне күздә тотыла" дип саный закон проекты авторлары. Ярослав Нилов, әлеге төзәтмәләр педагогларга вакытыннан алда пенсиягә чыгарга ярдәм итәчәк, дип ассызыклый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading