16+

«Державин укулары» Муса Җәлилгә һәйкәл куюдан башланды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанда «Державин укулары» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

«Державин укулары» Муса Җәлилгә һәйкәл куюдан башланды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Казанда «Державин укулары» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Башкалабызда ул 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укулар кысаларында Казан Федераль университетының төп бинасы артында урнашкан ректор бакчасында герой-шагырь Муса Җәлилгә һәйкәл ачтылар. Бу Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты һәм "Россия даны аллеясе" проекты җитәкчеләренең Казан университетына тапшырылган бүләге.

Университет артындагы әлеге бакча бер ел элек ачылган иде. Инде шул вакыттан аның максаты уку йорты диварларында Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен мәңгеләштерү иде.

- Бәлки кемдер Муса Җәлилнең Казан университетына кагылышы юк дип әйтер. Бу алай түгел. Ул Казан педагогия университетының эшчеләр факультетында (рабфак) белем алган кеше. Ә педагогия институты хәзер КФУ составында. Ел саен без хәзер Җиңү бәйрәмен укытучылар һәм студентлар белән биредә үткәрәчәкбез, - диде Казан университеты ректоры Илшат Гафуров.

- Татар халкы күренекле уллары батырлыкларын буыннан-буынга тапшырып килә. Җәлил - патриот, герой-шагырь. Ул безнең илне, татар халкын дөньяга таныткан кеше. Аның шигырьләре әсирлектә булган кешеләргә өмет, дошманга каршы торырдай көч биргән. Дөнья Муса Җәлилне яхшы белә, Татарстан бөек улы белән горурлана, - диде Татарстанның Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.



Җәлилнең кызы Чулпан, аның оныклары, оныкчыклары бүген дә аталарының, бабаларының исемен аклап килә. Бу арада алар хәйрия концертлары оештырып йөргәннәр. Һәйкәл ачылышында Муса Җәлилнең оныкчыклары концерттан кергән акчаларны Анжела Вавилова исемендәге хосписка тапшырды.

- Мәскәүдә яшәсәк тә, татар дөньясыннан читтә булмавыбызга сөенеп туя алмыйбыз. Барлык вакытыбыз Татарстанда үтә диярлек, - дип рәхмәт сүзләре җиткерде шагырьнең кызы Чулпан Җәлилова.



Чара ахырында мәртәбәле кунаклар бакчага мәңге яшел чыршылар утыртты.

Һәйкәлләр

* Казан Кремле каршындагы һәйкәл 1966 елның 3 ноябрендә ачыла. Скульптор Владимир Цигаль эшләгән монумент шагыйрьнең тууына 60 ел тулу хөрмәтенә куела. 1994 елда монумент комплексы җәзалап үтерелгән татар каһарманнарының барельефлары белән баетыла. Әлеге һәйкәл комплексы Россиянең мәдәни мирас объекты булып тора.

* Герой-шагыйрьнең туган ягы - Оренбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында куелган һәйкәл Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс эченә керә. Авторы - Надежда Петина (Оренбург). Ул 1976 елның 15 февралендә каһарман шагыйрьнең 70 еллыгына туры китереп ачыла.

* Шагыйрьнең тууына 90-ел тулу уңаеннан 1996 елның 22 июнендә Оренбургның Постников урамында һәйкәл ачыла. 1,5 тонна авырлыктагы һәйкәл Татарстанда коела. Сынчы Кадым Залитов эше.

* Санкт-Петербургтагы Җәлил һәйкәле 2011 елның 19 маенда ачыла. Бу Татарстанның Санкт-Петербургка бүләге.

* 2015 елның 22 июнендә Казахстанның Үскәмән шәһәрендә дә шагыйрьгә багышлап һәйкәл куелды. Ул Казахстанның «Идел» татар-башкорт берлеге тәкъдиме һәм матди ярдәме белән Касыйм Кайсенов урамы белән Александр Протазанов урамы кисешкән чаттагы бакчада урын алды. Сынчы - Мәхмүт Гасыймов.

* 2015 елның октябрендә Чиләбедә ачылган һәйкәл - танылган оста Бакый Урманченың "Таштагы портретлар" сериясеннән. Ул Көньяк Урал башкаласына Татарстан хөкүмәте бүләге. Һәйкәл Чиләбенең үзәгендә, "Манекен" театры янындагы скверда урнашкан. Скульптураны Бакый Урманче 50 ел элек иҗат итә, ул моңа кадәр остаханәдә саклана.

* 2012 елда Мәскәүдә ачылган һәйкәл 4,6 метр биеклектә. Ул Муса Җәлил урамында урнашкан. Скульптура композициясен ясау һәм койдыруны Татарстан хөкүмәте, тирә-ягын төзекләндерүне Мәскәү хөкүмәте үз өстенә ала. Скульптура авторы - Юрий Злотя.

* Герой-шагыйрьгә һәйкәл Нижний Вартовск, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Сарман районы Җәлил бистәсендә дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading