“Сәхнә” журналы Татарстанның атказанган артисты Нурзадә кияүгә чыга дип язган.
“Лилия Хәмитова үткәргән «Девичник» - «Кызлар җыены»нда Нурзадә шәп яңалыгы белән бүлешкән: Ул кияүгә чыга! Бу хакта үз социаль челтәрендә «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз язды: «Вай-вай-вааай, девичник күңелле булды. Стриптиз карадык, Нурзадәнең кияүгә чыгачагы билгеле булды. Дускаем Лилия бәхетле, ә Винарис турында әйтеп тә торасы юк...» – дип язган Дилбәр”, - диелә журнал язган хәбәрдә.
Без бу сорауга ачыклык кертергә теләп, Нурзадәнең үзе белән элемтәгә чыктык. Җырчы бу яңалыкны ишеткәч башта көлеп җибәрде. “Букет алган бөтен кеше дә кияүгә чыга башласа?! Винарис Лилиягә тәкъдим ясаганда ук: “Кәләш букеты минеке! Арчалылар арчалыларга тапшырырга тиеш”, - дигән идем. Мин туйда була алмаячакмын, шуңа күрә Лилия миңа букет әзерләгән. Хәзер кияү генә табасы калды. Ә “девичник” бик күңелле узды”, - диде безгә Нурзадә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар