Чәй авырлыкны югалтуга тәэсир итми һәм тире астындагы майлы җепселнең күләмен киметми, диетолог Наталья Лазуренко шул хакта белдергән.
Лазуренко чәйнең антиоксидантлар, В төркеме витаминнары һәм микроэлементларның уникаль чыганагы булуын билгеләп үткән. Моннан тыш, диетолог фикеренчә, чәй көч бирә һәм эчке органнардагы токсиннарны чыгарырга булыша. Шулай да, файдалы үзлекләренә карамастан, эчемлек үзе ябыгуда файдасыз, әмма бу процессны җиңеләйтә ала.
Чәй гомуми матдәләр алмашына тәэсир итә һәм аны тизләтә ала. Шулай итеп, углевод һәм май алмашуга йогынты ясала. Авырлыкны киметү өчен бу бик мөһим.
Лазуренко әйтүенчә, чәй ябыгырга ярдәм итсен өчен, аны рационга дөрес итеп кертү киңәш ителә. Белгеч сүзләренчә, эчемлекне эчәргә кирәк, ә аның белән бергә кабымлыклар һәм десертлар ашарга ярамый. Шулай ук авырлык кимесен өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар