16+

Динә Закирова: "Чакырылган беренче кунагыбыз ул иде"

Динә Закирова Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров турындагы җылы истәлеге белән бүлешкән.

Динә Закирова Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров турындагы җылы истәлеге белән бүлешкән.

"Шамил Зиннуровичны сагынып… Үзебезнең никах көнебез турында язасым килә. Кушылырга ниятләп әти-әниләр фатихасын  алгач, сөенечле хәбәребезне иң беренче булып Шамил Абыйга җиткердек, чакырылган беренче кунагыбыз ул иде. Шамил әфәнде исә әлеге хәбәрне ишеткәч, сөенеп тиз генә дәфтәренә әлеге датаны теркәп куйды...Татарларда борынгы гадәт буенча, никахны кыз ягында үткәрәләр, без дә Чаллыда тыныч кына әниләр өендә мулла чакыртып укытырга уйладык. 2010 елның "коры" җәен күбегез хәтерлидер... Безнең бәхетле көнебез шушы елгы җәйнең иң эссе көненә - 10 июльгә билгеләнде. Табыннар корылды, кунакларны көткән чак. Без Шамил абыйны чакыруын чакырдык, әмма килә алуына өметләнми идек, чөнки вакыты да аз, ара да ерак икәнлеге көн кебек ачык иде.  Никах 10.00га билгеләнгән, киләсе кунаклар килеп җиттеләр  кебек... 9.30да Илнурның телефонына звонок килде, трубкада "Адресыгыз нинди әле?" дигән сорау яңгырады... 15 минуттан безнең ишек төбендә кояштай балкып Шамил Зиннурович үзе тора иде, кулында бер кочак лилия чәчәге... "Кызым, шушы чәчәкләрдәй матур, ак, чиста күңелле булып кал. Мин Сезне бик хөрмәт итәм, бәхет телим" дигән сүзләре мәңгегә хәтердә калды... Туй көне 10 мартка билгеләнде. Ул мәҗлестә дә Шамил Абый түрдә, "Әти урынында" утырды. Безнең өчен аның йомшак мөнәсәбәте, җылы карашы зур дәрәҗә, горурланып сөйләрлек истәлек булып калды... БИК сагынабыз Сезне, Шамил Зиннурович" дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК урынлы сорау булмаса да , " Жырлыйк эле" тапшыруыны н алып баручылары Алинэ белэн Азат Кэримовлар нишлэп тапшыруда юклар? Бу сорау куплэрне борчый торгандыр.

    Мөһим

    loading